Мин – Минәхмәтова Гөлнур Нух кызы, Спас районының Болгар санатор интернат – мәктәбендә рус балаларына татар теле һәм әдәбияты фәнен укытам.
Белемем – югары. Татарстан дәүләт гуманитар институты, 2005 нче ел.
Вазифам – татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Белгечлегем буенча 26 ел эшлим. 2010 нчы елдан Болгар санатор интернат – мәктәбендә эшлим.
Квалификация категориясе югары, 2012 нче ел.
Белем күтәрү – 2016 нчы ел.
ФГАОУ ВО “Казанский (Приволжский) федеральный университет по программе “Теория и методика преподавания учебных предметов “Татарский язык” и “Татарская литература” в условиях внедрения ФГОС”.
Методик тема: "Укучыларның белем сыйфатын күтәрү максатыннан коммуникатив технологияләр куллану".
Минем кредам:"Эшләргә, яңалыкка омтылырга, өйрәнергә, тормыштан ямь табып яшәргә!"