Бүгенге көндә без икенче буын ФДГББ стандартлары буенча белем бирәбез. Яңа стандартта белем бирү программалары укучылар алган белем нәтиҗәләренә яңа таләпләр куя. Укучыларда коммуникатив күнекмәләр формалашсын өчен, тәнкыйди фикерләү методикасын киң кулланам. Хөрмәтле коллегаларым, сез нинди алымнар, ысуллар кулланып эшлисез? Тәҗрибәгез белән уртаклашсагыз иде.
top of page
bottom of page
Уен технологияләре турында сүз барганда исә, "Лото", "Домино", "Спортивный диктант" алымнары бик отышлы санала.
Татар әдәбияты дәресләрендә "Фишбоун", Виет диаграммасы", "Ыргытылган таш" алымнарын куллану бик уңай нәтиҗә бирә. Укучыларда фәнгә карата зур кызыксыну уяна.
Мин үзем дәресләремдә кластер алымын кулланам. Бу универсаль алым. Аны дәреснең һәр стадиясендә кулланырга мөмкин: кызыксыну стадиясендә белем күнекмәләрне тәртипкә китерү, төшенү стадиясендә яңалыкны теркәп кую, рефлексия стадиясендә алар арасында логик бәйләнешне күзәтү өчен ярдәм итә. Укучы яңа төшенчәләрне схематик рәвештә җиңел кабул итә. Фикер эзлеклелеге дә саклана. Рефлексия стадиясендә фаразланган ялгыш раслаулар төзәтелә. Кластер төзүнең үз кагыйдәләре бар. Башта төп сүз языла. Аның тирәсенә аны ачыклаучы сүзләр языла. Ахырдан алар тоташтырыла. Кластер төзү кызык та, уңайлы да. Укучылар бергәләп эшләргә күнегәләр, үзлектән белем алалар.
Ә мин дәресемдә "Фикерләр кәрзине" алымын еш кулланам. Бу алымны кулланганда төркемнәрдә һәм парларда эшләү уңай нәтиҗә бирә. Укучыларга билгеле бер проблема яки тема буенча сорау бирелә. Бу укучыларның фикер алыша торган тема буенча нәрсәләр белүен яки уйлавын ачыкларга ярдәм итә. Тактада кәрзин рәсеме элеп куела һәм кәрзингә тәкъдим ителгән фикерләр тупланып барыла.
Мин дәресемдә "Беләм, беләсем килә, белдем" алымын уңышлы кулланам. Дәрес барышында укучылар дәреснең максаты белән танышканнан соң белгәннәрен таблицага язалар. Материал белән танышканнан соң, дәрес ахырында, рефлексия этабында бу таблицага киредән әйләнеп кайтыла һәм таблицага тутырыла.
Икенче буын ФДГББ стандартлары укытучыларны яңача эшләүне таләп итә.
Башлангыч сыйныфларда уен технологиясен дөрес кулланып эшләгәндә балаларны сөйләмгә чыгару бик җиңел.
Стандарты второго поколения помогают внедрять в практику новые нетрадиционные формы обучения и воспитания, педагогического общения. Учитель должен по-новому решать уже известные задачи проявлять творческий подход к образовательному процессу.